Барлык яңалыклар
Новости
13 июнь 2023, 12:08

Милли көрәш батыры

Кичә Уфада Русия көненә һәм Уфа шәһәре көненә багышланган милли көрәш турнирында җиңүчене беләсезме?

Милли көрәш батыры
Милли көрәш батыры

Ленин исемендәге мәйданда Уфа хакимияте кубогына көрәш буенча традицион ачык турнирда бөтен республикадан иң көчле 100 көрәшче арасында Уфадан Артур Зөлкәрнәев абсолют җиңүче булды.

Җиңүчегә тәкә һәм төп приз  автомобиль тапшырдылар. Билбау көрәшендә алты тапкыр чемпион исемен яулаган Артур Зөлкәрнәев әйтүенчә, ул төрле, шул исәптән халыкара ярышларда күп тапкырлар җиңү яуласа да, автомобиль белән беренче тапкыр бүләкләнгән.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: