Новости
14 Июня 2023, 08:00

Банк хезмәткәре клиентын телефон мошенникларыннан коткарган

 Уфада полиция бүлегенең дежур частена «Открытие» банкы хезмәткәре мөрәҗәгать иткән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Банк хезмәткәре клиентын телефон мошенникларыннан коткарганБанк хезмәткәре клиентын телефон мошенникларыннан коткарган
Банк хезмәткәре клиентын телефон мошенникларыннан коткарган

Ул хәбәр иткәнчә, аферистлар, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып, бер кешененең банкта яткан акчасын «хәвефсез счетка» күчерергә күндергәннәр.

Банк хезмәткәре Эльвина Рәхмәтуллина клиентының борчулы йөзен, гел телефонына карап нидер язуын күреп, аның мошенникларга юлыгуын аңлаган.

Полиция хезмәткәрләре тиз арада банкка килеп җиткән. 61 яшьлек ханым счетында яткан барлык акчасын (бер миллион сумнан артык) икенче счетка күчерергә теләгән. Телефонындагы язуларга караганда, аферистлар аның акчасын үзләренә күчертергә күндергәннәр. Эльвина Рәхмәтуллина бу хәлне аңлап, клиентының акчасын саклап калауга ирешкән.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең 9 нчы полиция бүлеге начальнигы полиция полковнигы Рөстәм Галәветдинов банкның әйдәп баручы менеджеры Эльвина Рәхмәтуллинага уяулык, Эчке эшләр органнарына IT-җинаятьләргә каршы көрәштә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдергән һәм Рәхмәт хаты тапшырган.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас