

Дәүләт Думасы депутатлары “Гражданнарның саулыгын саклау нигезләре турында” һәм “Мәгариф турында” законнарга төзәтмәләрне бертавыштан кабул иткән иде. Парламентның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, төзәтмәләргә ярашлы, махсус әзерлеге булган педагоглар һәм башкалар тәүге ярдәм күрсәтергә мөмкин. Бу аларның бурычы гына түгел, ә хокукы гына.
Хәзер бала физкультура дәресенә табип сыгымтасы язылган кәгазь белән генә керергә тиеш. Аны медицина тикшерүе үткәргәннән соң бирәләр. Чөнки мәктәптәге бәхетсез очракларның күбесе физкультура дәресләрендә теркәлә.
Фото:Олег Яровиков