Башкортстанда имтихан кампаниясе дәвам итә. Кичә беренче мәҗбүри имтихан — урыс теленең нәтиҗәләре билгеле булды.
Башкортстаннан 24 чыгарылыш сыйныф укучысы урыс теленнән максималь 100 балл алды, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдәге үз битендә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
3659 унберенче сыйныф укучысы 81 һәм аннан да югарырак балл алган.
Әлшәй районының Шафран авылы мәктәбен тәмамлаучы Мария Кутьенкова ике фәннән: урыс теле һәм химия буенча максималь 100 балл җыйган.
Мариягә алдагы имтиханнарда да уңышлар телибез!
Якын арада профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИ нәтиҗәләрен көтәбез.
“Кызыл таң” сайты буенча
Фото: Шафран мәктәбе сайтыннан.