Барлык яңалыклар
Новости
16 июнь 2023, 14:00

Яшьләр көнендә Башкортстанда алкоголь сатылмый

Шимбә, 24 июньдә, Яшьләр көнен бәйрәм итүгә бәйле Башкортстанда хәмер сату тыела.

Яшьләр көнендә Башкортстанда алкоголь сатылмый
Яшьләр көнендә Башкортстанда алкоголь сатылмый

Чикләүләр “Башкортстан Республикасында этил спирты, алкгольле һәм спиртлы продукция җитештерү, аларның әйләнеше өлкәсендә эшчәнлекне көйләү һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү турында” законга кертелгән төзәтмәләр белән билгеләнгән.

Тыю алкоголь продукциясын магазиннарда сатуга кагыла.

Русиянең Административ хокук бозулар кодексына ярашлы, закон таләпләрен бозган өчен вазыйфалы кешеләргә дә, юридик шәхесләргә дә штраф салына.

Кабул ителгән нормалар 2023 елның 8 июненнән көченә керде.

“Башинфом” буенча.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: