Новости
16 Июня 2023, 13:00

Йолдызлар тормышыннан. "Һаман ышанмый торам..."

Якташыбыз Малахов тапшыруында катнашкан. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Йолдызлар тормышыннан. "Һаман ышанмый торам..."Йолдызлар тормышыннан. "Һаман ышанмый торам..."
Йолдызлар тормышыннан. "Һаман ышанмый торам..."

Краснокама районының Николо-Березовка авылында яшәүче 25 яшьлек Максим  Кизаметдинов Андрей Малаховның “Песни от всей души” тапшыруында  катнашкан һәм тиз арада йолдызга әверелгән дисәң дә була.

 Максим җирле мәдәният йортында тавыш режиссёры булып эшли. Буш вакытында каверлар башкара һәм авторлар җырларын җырлый. Икенче каналда ул Олег Газмановның “Два орла”, Эд Ширанның  Perfect (рус версиясен) һәм Ахраның “Карие глаза”  җырларын башкара.

Якташыбыз  тавышы белән генә түгел, ихласлыгы белән  дә тапшыру кунакларының сокландырган. Ә икенче көнне социаль  челтәрләрдә  аңа күпләп яза башлаганнар.

“Мин шундый искитмәле бәхетле халәттәмен. Бераз ышанмый да торам. Якташларымның  сокланулы комментарийлары күңелемне һәм йөрәгемне җылытып тора. Барысына да зур рәхмәт. Һәр социаль челтәрдән  100500әр  “лайк”лар килә. Рәхмәт”, –  дип тәэссоратлары белән уртаклаша Максим Кизаметдинов.

Чыганак: gorobzor.ru

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас