

2022 ел йомгаклары буенча Башкортстан дүртенче урынны алды. Рейтингның тәүге ике баскычында – Мәскәү һәм Татарстан, ә өченче урынны Мәскәү, Түбән Новгород һәм Төмән өлкәләре бүлеште. Башкортстан беренче тапкыр рейтингның 4 нче урынында.
Хәтерегезгә төшерәбез, республика ике ел рәттән бишенче урынны биләде.
Белешмә
Инвестиция мохите торышының милли рейтингы төбәк властьларының бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар булдыру эшен бәяли. Рейтинг 2014 елда Русиянең 21 субъектында сынау үткән. 2016 елда анда бөтен төбәкләр дә катнаша. Башкортстан Милли рейтингта – 2015 елдан.
Фото:Олег Яровиков