Барлык яңалыклар
Новости
19 июнь 2023, 11:31

Башкортстанда 25 мең медицина хезмәткәре махсус социаль түләүләр ала

Башкортстанда ай саен  25 мең медицина хезмәткәренә махсус социаль түләүләр күчерелә. Ел башыннан шушы максатка 769 миллион сум тотынылган. Бу хакта Русия социаль фонды республика буенча бүлекчәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Башкортстанда 25 мең медицина хезмәткәре махсус социаль түләүләр ала
Башкортстанда 25 мең медицина хезмәткәре махсус социаль түләүләр ала

“Башинформ” хәбәр иткәнчә, төп хезмәт хакына өстәмәләр саулык саклау өлкәсенең беренчел звеносы табиблары һәм белгечләре, район дәваханәләрендә, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияларында һәм бүлекчәләрендә эшләгән табиблар өчен тәгаенләнгән. Өстәмә түләүнең суммасы  4,65 меңнән 18,5 мең сумгача тәшкил итә.

Фото:«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы архивы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: