Барлык яңалыклар
Новости
19 июнь 2023, 11:39

Башкортстанда ел башыннан 78 кеше спиртлы эчемлекләрдән агуланып үлгән

Токсикологик мониторингның якынча мәгълүматлары буенча, 2023 елның гыйнвар-маенда Башкортстанда 1401 химик этиологиялы кискен агулану очрагы теркәлгән, шуларның 314е яки 22,4% үлем белән тәмамланган. Бу хакта Роспотребнадзорның республика буенча идарәлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкортстанда ел башыннан 78 кеше спиртлы эчемлекләрдән агуланып үлгән
Башкортстанда ел башыннан 78 кеше спиртлы эчемлекләрдән агуланып үлгән

Үлүчеләрнең иң күп саны Стәрлетамак (148), Уфа (143) шәһәрләренә туры килә. Бәләбәйдән дә бер үлү очрагы бар.

Төп сәбәпләре – нигездә этил спи рты белән агулану (46,1 %) , дип билгелиләр күзәтү ведомствосында. Быел биш айда 78 кеше исерткеч эчемлекләр эчеп вафат булган (былтыр шушы ук чорда – 66).

Бу чорда наркотиклар белән агулануның 161 очрагы теркәлгән, шуларның 82се үлемгә китергән.

“Башинформ” буенча.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: