Инвестицион проектны гамәлгә ашыруга 2,3 миллиард сум акча җәлеп итәргә өметләнәләр. Тиешле килешү 16 июньдә Петербург халыкара икътисади форумы (ПМЭФ-2023) кысаларында имзаланды.
- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 310нчы Указы нигезендә 2024 елга безнең төбәктә 21 яңа сөт комплексы эшли башларга тиеш, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов. - Эш бара, куелган бурыч үтәләчәк. 18 индустриаль сөт фермасы эшли. Агымдагы чор катлаулы булуга карамастан, без, форумда да күрәбез, агросәнәгать комплексына карата инвесторларның игътибары сүлпәнәйми. Инвестпроект ел саен 9 мең тонна сөт җитештерүне һәм 80 яңа эш урыны булдыруны күз уңында тота.
Документка Илшат Фәзрахманов, Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова һәм “Молочная индустрия” компаниясенең генераль директоры Виктор Сычев кул куйдылар.
“Башинформ” буенча.