Новости
20 Июня 2023, 10:05

Башкортстанда Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясенә конкурс игълан ителде

Башкортстан Башлыгы карамагындагы Балалар һәм үсмерләр өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Һәдия Дәүләтшина исемендәге Башкортстан Республикасы дәүләт премиясен бирү комиссиясе премиягә дәгъва кылучылардан эшләр кабул итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясенә конкурс игълан ителдеБашкортстанда Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясенә конкурс игълан ителде
Башкортстанда Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясенә конкурс игълан ителде

Эшләрне кабул итү вакыты – 2023 елның 15 июненнән 15 июленә кадәр. «Башинформ»га республиканың Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иткәннәр.

Премия әдәби әсәрләр һәм сәнгать белән үсеп килүче буынны рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбияләүгә керткән зур өлеш өчен ике елга бер тапкыр бирелә. Бәйгегә балалар һәм яшүсмерләр өчен аерым китап булып басылган, вакытлы матбугатта чыккан яки эшләрне кабул итү вакытына кадәр бер елдан да ким булмаган вакыт эчендә башка ысул белән бастырылган әдәбият һәм сәнгать әсәрләре кабул ителә.

Татар-информ буенча.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас