Башкортстан хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә республиканың беренче вице- премьеры – икътисади үсеш министры Рөстәм Моратов форум йомгаклары турында сөйләде.
Башкортстан мәйданы 400 квадрат метрлык стенд әзерләгән иде. Экспозицияны 5 мең кеше карады.
Форумда бизнес белән 100 милиард сумлык 27 килешү төзелде. Алар арасында – “Русия экологик операторы” компаниясе белән 11 миллиард сумлык килешү. Вице-премьер сүзләренчә, иң мөһиме – “Магнит” федераль челтәре белән магазин киштәләрендә Башкортстан фермерлары һәм агрокомпаниялары продукциясенең өлешен арттыру турында сөйләшеп килешенде.
Башкортстанның Санкт-Петербург икътисади форумында катнашуы турында киң мәгълүмат чараларында 400 дән артык мәгълүмат дөнья күрде.