Новости
21 Июня 2023, 06:28

Рөстәм Ишмурзин: “Иң мөһиме – сәламәтлек”

Һәр ел июньнең өченче якшәмбесендә Русиядә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләнә, бу көнне Гиппократ анты биргәннәрне, саулыгы какшаган мәлләрдә кешеләргә ярдәм итү теләге берләштергәннәрне  котлыйлар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Рөстәм Ишмурзин: “Иң мөһиме  – сәламәтлек”Рөстәм Ишмурзин: “Иң мөһиме  – сәламәтлек”
Рөстәм Ишмурзин: “Иң мөһиме – сәламәтлек”

Медицина вузларын тәмамлаганнарның анты турында күпләр ишеткән. Ул: “... Табиблык бурычымны намуслы үтәргә, белемемне һәм белгәннәремне кеше сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга, чирләрдән искәртүгә һәм дәвалауга багышларга...” дигән сүзләр белән башлана һәм “Һөнәри осталыгымны даими камилләштерергә, медицинаның  мәрхәмәтле традицияларын сакларга һәм үстерергә” дигән вәгъдә белән тәмамлана. Гасырлар буе көнүзәк булып калган  бу җөмләләрне Бәләбәй медицина хезмәткәрләренә карата да тулысы белән кулланырга була. Катлаулы коронавирус пандемиясе вакытында  алар нәкъ шулай эшләде һәм бүген дә, изге, һөнәри һәм төгәл-сизгер куллар шулкадәр җитмәгән шартларда да, шулай эшләүләрен дәвам итәләр.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан “БХ хәбәрчесе сорауларына Бәләбәй Үзәк район дәваханәсе баш табибы Рөстәм Ишмурзин җавап бирде.

  • Рөстәм Рим улы, медицина дөньясына Сез ничек килеп эләктегез?

 –  Безнең гаиләдә барсы да врачлар, вариантлар алай күп булмады: мин династияны дәвам итеп,  алар эзеннән киттем. Башлангыч классларда ук туган җирдә эшләячәгемне белә идем – тамырларым Ярмәкәй районыннан. 1999 елда Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамладым һәм юнәлтмә буенча Бәләбәйгә, күптән түгел ачылган урология бүлегенә килдем. Урологияне минем өчен яңа, кызыклы булганга сайладым. Чын үз эше остасы, урология бүлеге мөдире Валерий Сергеевич Ласкин җитәкчелегендә тәҗрибә тупладым. Аның ярты гасырдан артык тәҗрибәсе бүген дә безгә, яшь хезмәттәшләренә юнәлеш булып хезмәт итә.

– Бу вакыт эчендә районның медицина тормышында нәрсә үзгәрде?

–  Медицина бер урында тормый. Республика бюджетыннан акчалар исәбенә балалар поликлиникасына, акушер-гинекология корпусына капиталь ремонт ясалды. Хәзер районның бөтен акушер-гинекология хезмәте тулысынча заман таләпләренә җавап биргән бер бинада берләштерелде.

2022 елда Приют район дәваханәсе поликлиникасына капиталь ремонт эшләдек.

Республика хөкүмәтенең “Взлетай!” белем бирү проектын кертү турында” күрсәтмәсе нигезендә “Сәламәт елмаю” модуле тормышка ашырыла. Проект кысаларында без ике стоматология кабинеты ачтык –  Башкорт гимназия-интернат һәм Приют поселогының 7 нче мәктәбе базасында. Биредә стоматологик авырулар  белән балаларга медицина ярдәме күрсәтелә. Кабинетлар заманча корылмалар белән җиһазланган,  медицина эшчәнлегенә лицензияләре бар.

Үзәк район дәваханәсендә техника һәм дарулар белән хәл ничек? Яңа корылмалар кайтарыламы?

  • “Сәламәтлек сагы” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларына, Приют район дәваханәсенә паллиатив медицина ярдәме бүлекчәсенә, реанимация һәм интенсив терапия, педиатрия һәм гинекология бүлекләренә медицина корылмалары кайтты.

Быел Приют дәваханәсенә эндоскопик корылма, рентгенология комплексы һәм  ультратавышлы ике аппарат кайтты. Шулай ук фельдшер-акушерлык пунктлары өстәмә җиһазлар белән  тулыландырылды.

  • Безнең автопарк яңартылды: 2021 елдан азмобильле пациентларны йөртү һәм беренче кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү өчен алты автомобиль алынды.
  • ФАПлар төзү авыл кешеләре өчен көнүзәк мәсьәлә.

–  “Беренче сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү” проекты чикләрендә яңа ФАПлар төзелә. Безнең районда шулай ук объектлар барлыкка килде. 2018 елдан дүрт типовой бина салынды – Аксаков авылында врачлык амбулаториясе һәм өч фельдшер-акушерлык пункты (Яңа Семенкино, Аделькино һәм Байморза авылларында). Быел сентябрьгә тагын ике яңа модульле бина урнаштырылачак – Рассвет һәм Өсән­-Ивановка авылларында. Программага керү өчен халык саны һәм булган бинаның нинди булуы хәлиткеч роль уйный. Программа 2025 елга кадәр гамәлдә, яңа объектлар барлыкка килүе бик мөмкин.

  • Ерактагы яшәү пунктларында халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен күчмә медицина комплексы эшли, ул расланган график буенча чыга. Мобильле фельдшер-акушерлык пунктының төп идеясе – авыл биләмәләрендә яшәүчеләрне сыйфатлы беренче медицина ярдәме белән тәэмин итү. Шулай ук  врачлар-белгечләр бригадасы мобильле ФАПта шәһәрнең эре предприятиеләренә диспансеризациянең беренчел этабын үткәрергә чыга.

 – Коллективыгыз турында сөйләгез әле. Идеаль хезмәткәр нинди сыйфатларга ия?

  • Коллектив шактый зур, әмма бердәм, тату. Бүгенгә хезмәткәрләрнең гомум саны 1353 кеше. Шулардан врачлар – 164, урта медицина персоналы – 696. Һәркем үз эшен белә һщм аны намуслы, сыйфатлы итеп башкара. Тәҗрибәле белгечләр яшьләргә ярдәм итәргә тырыша, ә яшьләр, үз чиратында, һөнәрнең барлык серлрен үзләштерергә омтыла. Минем өчен һәр белгеч мөһим, барсының да кадерен беләм.

Узган ике пандемия елы дәваханәнең барлык хезмәткәрләренең дә чын профессионаллар, фидакарь хезмәткә әзер икәнлекләрен күрсәтте. Алар пациенетлар саулыгы һәм гомере өчен үзләрен аямый эшләделәр! Мин кемнедер аерым билгели алмыйм, барсы да – афәриннәр, һәм мин командадагы һәркемгә эше өчен рәхмәтлемен.

– Бәләбәй медицинасына яшь белгечләр җәлеп итү мөмкинлекләре нинди? Ничә доктор һәм нинди юнәлешләр буенча җитми?

– Кызганычка, кадрлар җитмәү мәсьәләсе кискен булып кала, һәм бездә генә түгел. Бу төрле төбәкләрдә эшләүче күп дәваханәләр проблемасы. Дәваханәләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү –  “Сәламәтлек сагы” милли проектының иң мөһим бурычларының берсе. Безнең районда да аны хәл итү өчен күп эшләнә. “Башкортстан Республикасы Бәләбәй районында да сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү” программасы расланган һәм гамәлдә. Район хакимияте безгә яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтә, шул исәптән индивидуаль торак өчен участоклар бүлә. Урта уку йортлары тәмамлаганнарны республика һәм Русия Федерациясенең югары медицина  йортларына укырга кертү өчен максатлы килешүләр төзелә, арытаба алынган һөнәр буенча эшкә урнашу шарты белән. Шулай ук  ординатурада укыту өчен медицина ВУЗлары тәмамлаганнар белән килешүләр төзелә.

Үзәк район дәваханәсе чыгарылыш студентларын җәлеп итү максатында Башкортстан медуниверситетында “Вакансиялар күргәзмәсе”ндә катнаша.

 “Земский доктор” программасы буенча 2012 елдан 30 табиб эшкә урнаштырылды, алар авыл халкына махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтә. Табибларны катнаш белгечлекләргә укыту эше бара (50% укытылган).

Яшь белгечләргә, участок табибларына һәм медсестраларга дәртләндерү рәвешендә түләүләр гамәлгә ашырыла. Авыл җирендә яшәүче медхезмәткәрләр өстәмә һәм торак-коммуналь хезмәтләргә компенсация алалар.

Бәләкәй шәһәрләрдә һәм авыл җирендә эшләргә әзер белгечләр өчен яңа яклау чаралары кертелә, “Земский доктор” һәм “Земский фельдшер” программалары буенча түләүләр күләме артты. Медучреждениеләр арытаба үз штатларына яшь белгеч алу өчен мәктәп тәмамлаучыларга максатлы юнәлтмәләр бирәләр.

Бүгенгә мондый белгечлекләр буенча ваканасиялар ачык килеш кала: акушер-гинеколог, анестезиолог- реаниматолог, дерматовенеролог, невролог, гомум практика табибы, онколог, паталогоанатом, психиатр-нарколог, рентгенолог, хирург, эндоскопист, балалар стоматологы, стоматолог-хирург, участок терапевты.

2015 елдан “Земский доктор” төбәк программасы гамәлдә. Аның максаты – авыл җирендә эшләү өчен урта медицина белемле белгечләрне җәлеп итү һәм районның яшәү пунктларында яшәүчеләрне медицина ярдәме белән тәэмин итү. Бу программа буенча районның фельдшер-акушерлык пунктларына җиде белгеч эшкә урнашты – Пятилетка, Байморза, Надеждино, Анновка, Рассвет, Донской һәм Илькино ФАПларына. Алты – Булановка, Надеждино, Яңа Сарай, Слакбаш, Тузлыкуш, Швейцария ФАПлары  комплектланмаган.

  • Бер үк вакытта табиб та, җитәкче дә булу – катлаулы бурыч. Мондый төрле пландагы эшне сез ничек чиратлаштырасыз?
  • Әгәр син зур команданың бер өлеше, эшеңдә бар нәрсә дә тәртипкә буйсынган икән, бу мөмкин. Әгәр үзеңнән, тирә-юньдәгеләрдән нәрсә таләп итәргә, һәр көнеңне ничек төзергә кирәклеген белсәң. Әгәр үз һөнәри эшчәнлегең бурычларын аңласаң һәм көн саен аларны хәл итсәң. Мин тормышымда булган кешеләргә, мине яклаган һәм ышанган, алга барырга өйрәткән һәм мәҗбүр иткән һәркемгә чиксез рәхмәтлемен. Алда бурычлар ифрат күп, безгә әле үсәсе дә үсәсе!
  • Сезнең уңышка ирешүнең үз серегез бармы? Сөйләгез әле шул хакта.

–  Мин бу хакта күп уйладым, төрле билгеле шәхесләрнең уңыш тарихы турында укыдым. Әмма бер нәрсәне аңладым – уңыш безнең һәрберебезнең эчендә. Барсы да тормышны кабул итүгә, информацияне  эшкәртү сәләтенә һәм мөһимен сайлауга бәйле. Бер акыл иясе әйткәнчә: “Уңышсызлык булмый, тәҗрибә бар”. Бар нәрсәдән мин ниндидер файда табам. Уңыш үзеннән үзе килми, нәрсәгәдер ирешер өчен күп эшләргә кирәк, үзең өстендә дә. Һәм  һәрчак җиңүгә омтылырга. Әгәр минем максатым бар икән, мин аңа ирешәм. Кайчан икәнен белмим, әмма мотлак ирешәм. Менә шундый рецепт!

– Киләчәккә планнарыгыз турында традицион сорау. Уртаклашыгыз әле, алар нинди?

 – Милли проект кысаларында 2024 елга Приют район дәваханәсендә яңа флюорографик корылма һәм маммограф, ФАПларга электрокардиографлар кую, дәваханәнең автопаркын яңарту планлаштырыла, шулай ук Знаменка авылында гомум врачлык практикасы бүлекчәсе урнаштырырга ниятләнә.

 – Редакциягә еш кына газета укучылар: “Халыкка медицина хезмәте күрсәтүгә шикаятьләр белән кая мөрәҗәгать итәргә була?” – дип шалтыраталар.

  • Ашыгыч очракларда Бәләбәй Үзәк район дәваханәсенең кабул итү бүлмәсенә, телефон номеры 8(34789) 4-26-73. Безнең сайтта һәм структур подразделениеләрдә “кызу линия” телефоннарының тулы исемлеге бар.

 

  • Ә Бәләбәй районы баш врачы үтенечләр һәм сораулар белән кемгә мөрәҗәгать итәргә теләр иде?
  • Яшәүчеләргә минем теләгем бер: диспансеризацияне даими үтегез. Дәваланырга телмәгән кешене врачлар терелтә алмй. Ә чирләрне искәртү, иртә стадияларда белгечләргә мөрәҗәгать итү – сәламәтлеккә юл.

 

  • Рөстәм Рим улы, әңгәмә һәм яхшы киңәшегез өчен рәхмәт. Сезне һәм Бәләбәй Үзәк район дәваханәсенең бөтен коллективын Һөнәри бәйрәм белән!

Сорауларны Галия Ванюшина бирде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас