Милли костюмнарны элек, милли йолаларны саклап, бик яратып кигәннәр. Уйлап карасаң, аларның һәрберсе – хәтер һәм тарих.
Бүген заман үзгәрде, әмма традиция калды, аларны хәзер милли бәйрәмнәрдә кияләр һәм кадерләп саклыйлар.
Яшь буын да аларны белсен, кисен иде дә бит... Өмет итик. Шушы матур максатны истә тотып, “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгенең татар мәдәнияте үзәге хезмәткәре Эльмира Маликова балалар белән борынгы лекалалар буенча ирләр һәм хатын-кызларның традицион татар баш киеме – түбәтәй тегү дәресе үткәрде.
Кызлар һәм малайларга яңа кәсеп өйрәнә башлау кызык-мавыктыргыч булды.
Сөйләүдән бигрәк, бергә эшләп карау балалар күңелендә кызыксыну, өйрәнәсе килү теләге уята.Үссеннәр балалар кул эше осталары булып!