

Бәләбәй районы хакимиятенең беренче урынбасары Ихсан Бәдретдинов һәм район ветераннар советы рәисе Александр Буйлов Самара шәһәрендә хәрби әзерлек барган урында булдылар. Безнең районнан башкорт батальоны составына кергән ирекмәннәр белән очраштылар.
– Без егетләр белән җылы аралаштык, ничек урнашуларын күрдек, районда яшәүчеләр тарафыннан җыелган гуманитар ярдәмне тапшырдык. Алар өйдән хәбәрләргә һәм күчтәнәчләргә бик сөенделәр. Кайберләренә туганнары аерым посылкалар җибәрделәр. Егетләргә шартлар яхшы, кәефләре хәрбиләрчә, кыска вакытта әзерлек үтеп, махсус хәрби операция барган зонада хәрби бурычларны үти башларга әзер алар, – дип сөйләде Александр Сергеевич. – Без аларны яклаячакбыз, барлык кирәк әйберләр белән тәэмин итәчәкбез, даими бәйләнеш тотачакбыз.
Очрашу ахырында ирекмәннәр чираттагы гуманитар ярдәм алып килгән якташлары белән фотога төшкәннәр.
Римма Солтанова