Июнь-август – су коену вакыты гына түгел, мәктәп каникуллары да. Шуңа күрә бу чорда сулыкларда балалар батуын искәртү чараларына аерым игътибар бүленә. Әлеге чаралар комплексы су коену мизгеле тәмамланганга кадәр көчәйтелгән режимда бара.
Су объектларында кешеләрнең хәвефсезлек мәсьәләләре 43 нче янгын часте хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә. Хакимият, полиция вәкилләре белән искәртү рейдлары, суларда хәвефсезлек кагыйдәләренә карата гамьсез караш булдырмау максатында әңгәмәләр уздырыла. Җиһазланган пляжларда, су санитар нормаларга туры килгән, ә су төбе чүп-чардан тазартылган урыннарда гына су керергә мөмкин.
Пляжлар һәм кешеләрнең су янында күмәкләп ял итү урыннары аныкланган реестрга ярашлы, 2023 елда Бәләбәй районы биләмәсендә бер пляж гамәлдә.
Су коену сезоны башлануга Бәләбәй районы территориясендә суда бер бәхетсез очрак теркәлде. 2023 елның 5 июнендә сулыкның җиһазланмаган участогында ир-ат батып үлде.
Суда гади хәвефсезлек кагыйдәләрен истә тотыгыз! Бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гына су керегез. Эчкән килеш суга керергә ярамый. Ярдан ерак йөзмәгез, көчегез җитмәскә мөмкин. Өлкәннәр сулыкта ял иткәндә балаларга аеруча игътибарлы булырга тиеш! Аларга өлкәннәрнең ныклы күзәтүе астында гына су керергә рөхсәт ителә.
Саклык чараларын үтәү – суда хәвефсезлекнең төп шарты. Су хаталарны кичерми!
Бәла очрагында ярдәм сорап, тәүлек әйләнәсенә телефоннардан шалтыратырга була: “01”, “101”, “ 112”.
Р. Вәлиев, 43 нчы янгын часте начальнигы.