

Форумның программасы дүрт тематик юнәлешкә бүленгән: агросәнәгать комплексы һәм авыл биләмәләре яшьләре, илсөярлек оешмаларында катнашучылар, яшьләр оешмаларының, балалар һәм студентлар берләшмәләренең иҗади лидерлары, студент отрядлары һәм эшче яшьләр вәкилләре өчен.
Шулай ук Уфа –Брест– Минск халыкара яшьләр телекүпере һәм Русия- Белоруссия яшьләренең үзара эш итү перспективалары мәсьәләләре буенча стратегик сессияләр каралган.
Катнашучылар “ПРОФфест” Бөтенрусия һөнәрләр ярминкәсенә, республиканың Хәрби дан музеена бара, Җиңү паркында Мәңгелек утка һәм мемориалларга чәчкәләр салу тантанасында, Яшьләр көне бәйрәмендә катнашалар.