

Бүләк кушаматлы колын безнең Бәләбәй районына 2021 елда кайтарылган. Ул чакта Уфада оештырылучы “Терра Башкирия” ат спорты турнирында тик башкорт токымлы атларны гына чабыштыра башлауга бәйле бу. Бүләкне ике генә яшьлек чагында борынгы “Урал батыр”, “Акбүзат” эпосларында сурәтләнгән атлар төяге булган ямьле Бөрҗән районындагы елкы өереннән алып кайтканнар. Аны хуҗалары гына түгел, башка бәләбәйлеләр дә тиз арада яратып өлгерде. Хәзер инде Бүләк уйнаклап торган кыргый колыннан җитез тайга әверелгән. Ә алып кайткан чагында ияр-йөгән татымаган, ялын-койрыгын тазарттырмаган, баш бирмәс колын булган. Ә хәзер, песи баласы кебек, ни эшләтсәң дә риза.
Шунсы кызык, Бүләктә башкорт токымлы кыргый атларга хас бөтен сыйфатлар да бар. Бу токымлы атлар бик чыдам булганнар, ерак араларга армый йөргәннәр. Шушы сыйфат – Бүләкнең канында. Кала ипподромына чабышырга өйрәтергә алып чыкканда, ул бер түгәрәкне бар көченә чабып үтә, ә икенчесендә, күпме генә кума, исе дә китми, уз җаена атлый, ә инде өченчесендә – тагын чаба!
Өердә йөргәндә, әлбәттә, Бүләкне беркем дә шикәр, кишер белән сыйламаган, шуңа аларның тәмен дә белмәгән. Бәләбәйдә иркәләп сыйламаган кеше сирәктер. Ул тотылган урын яныннан бакчачылар үтеп йөри. Пакет тотып килгән кешеләрне ат тиз шәйли, башын чайкап, үзен дөньядагы иң ач аттай тотып, тәмлекәч сорап тора. Ә кешеләр аны ихлас сыйлый.
Безгә Бүләкнең ничек итеп су коенырга өйрәнүен дә сөйләделәр әле. Башта шәһәрдән читтәге буага кыю гына керә ул. Буа тирәнәеп, аягы ләмгә бата башлагач, куркышыннан чабып корыга чыга да башкача һич керергә телми.
Ә инде аны сыбай менеп килгән Станислав Сиражев суга кереп киткәч, аның артыннан иярә. Шуннан бирле судан курыкмый. Менә ничек кешеләргә ышана ул Бүләк! Баксаң, мондый токымлы атлар бер кешене хуҗасы итеп таныса, тик аңа гына буйсына икән. Менә алар да Станислав белән бер-берсен тапканнар: утка да, суга да бергә керергә һәрчак әзерләр!
Быел сабантуйда ат чабышында Бүләк икенче булып килде. Моңа кадәр дә ул бәйгедә катнашкан булган. Уфада Акбүзат ипподромында уздырылган Терра Башкирия ат чабышы турнирында өченче булып килгән. Бу 2022 елда булган, тайга бары тик өч кенә яшь тулган чакта. Бик яхшы күрсәткеч бу! Аны хәтта турнирның баш хөкемдары мактый! Тик чабыштан соң Бүләк аксый башлый, шуңа аны башка чабыштырмыйлар.
Әле Бүләк көче ташып торган, җилдәй җиләргә әзер яшь тай, димәк, аның чабышлары, җиңүләре алда әле!
Зөлфия Гарифулллина.