Новости
23 Июня 2023, 05:00

Махсус хәрби операциядә катнашучылар югары уку йортларына аерым квота буенча укырга керә ала

Дәүләт Думасы икенче укуда “Мәгариф турында” законга төзәтмәләр кабул итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Махсус хәрби операциядә катнашучылар югары уку йортларына аерым квота буенча укырга керә алаМахсус хәрби операциядә катнашучылар югары уку йортларына аерым квота буенча укырга керә ала
Махсус хәрби операциядә катнашучылар югары уку йортларына аерым квота буенча укырга керә ала

Аңа ярашлы, махсус хәрби операциядә катнашучылар кабул итү имтиханнары нәтиҗәләре буенча аерым квота чикләрендә югары уку йортларына бюджет урыннарга керә ала. Түләүле нигездә укыр йөргәннәр бушлай укуга күчергә мөмкин, дип хәбәр итә Башинформ.

Документ текстына ярашлы, хезмәт бурычын үтәгәндә коронавирустан вафат булган медицина хезмәткәрләренең балаларын вузларга медицина һәм фармацевтика белеме программаларына аерым квота буенча, имтихансыз алырга тәкъдим ителә.

Шулай ук документта югары уку йортына кергәндә чакыру буенча хәрби хезмәтне казаныш дип исәпләргә дигән тәкъдим бар.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас