Төбәкнең “Россельхозүзәге”ндә хәбәр иткәнчә, саранчаларның күпләп үрчүе дәвам итә. Төрле яшьтәге личинкалар күзәтелә, һәм 19 июньнән “италия прусы”ның канат чыгаруы башлана, бу узган елдан бер айга иртәрәк (21 июльдә).
“Шуңа бәйле рәвештә, саранчаларның үсешен күзәтүне оештыруны тизләтергә һәм ведомство белгечләре нәтиҗәсе буенча, зыян салуның икътисади чиген узган очракта, “Русия территориясендә кулланырга рөхсәт ителгән гамәлдәге пестицидлар һәм агрохимикатлар” исемлегеннән препаратлар белән эшкәртүне үткәрергә кирәк. 7-10 көнгә соңга калып эшкәртү саранча корткычлары яшәгән мәйданны 2-3 тапкырга арттыра", — дип ассызыклыйлар “Россельхозүзәк”тә.
Саранчага каршы эшкәртүләрне иртәнге яки кичке сәгатьләрдә генә үткәрергә кирәк. Барлык җир өстендәге эшкәртүләрне җилнең тизлеге секундына 3 метрдан артмаган очракта кулланырга киңәш ителә.
Барлык килеп туган сораулар буенча “Россельхозүзәк” филиалының район бүлекләренә яки 8(347)-215-17-03 телефон аша мөрәҗәгать итәргә кирәк үсемлекләрне саклау бүлегенә.