Барлык яңалыклар
Новости
26 июнь 2023, 10:53

Уфада йөзү буенча дөнья чемпионаты узды

Уфа дүртенче тапкыр "X-WATERS" дөнья чемпионатының чираттагы этабын кабул итте. Илнең барлык почмакларыннан 500дән артык спортчы төбәк башкаласының матурлыгына соклану һәм Агыйдел елгасы буйлап ике күпер астыннан йөзеп чыгу өчен килде.

Уфада йөзү буенча дөнья чемпионаты узды
Уфада йөзү буенча дөнья чемпионаты узды

Быел бәйгедә Русиянең 55 шәһәреннән, шулай ук Белоруссиядән, Көньяк Африка илләреннән спортчылар катнашты. Катнашучыларның күбесе башка төбәкләрдән  –  Мәскәү, Түбән Новгород, Свердловск, Кемерово, Чита өлкәләреннән, Ханты-Манси автономияле округыннан, Татарстаннан да килә. Әгәр кем өчендер йөзү кемнеңдер рекордын кабатлау мөмкинлеге булса, икенчеләр өчен чыдамлыкка сынау.

Катнашучылар өчен төрле дистанцияләр тәкъдим ителә. Беренче тапкыр килүчеләр 2 километрдан алып үз көчләрен тикшерә ала, ә тәҗрибәле спортчылар 10-20 километрга ярышка чыгалар.

Фото: bashinform.ru

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: