Барлык яңалыклар
Новости
27 июнь 2023, 14:00

Монда туган, монда саулык сагында

Бу докторга шәһәр-районда яшәүче бик күпләр рәхмәтле. Эшләгән елларында ул берничә буын бәләбәйлеләргә  сәламәтлекләрен кайтарган.

Монда туган, монда саулык сагында
Монда туган, монда саулык сагында

Газета редакциясенә бу юлы олы яшьләрдәге ханым килеп, врач-невролог Фән Рәхмәтуллинга чиксез рәхмәтен белдерүебезне үтенде.

 – Табиб тәгаенләгән дарулар һәм процедуралар гына түгел, ә безгә, пациентларга карата игътибар, җылы караш та дәвалый, – дип сөйли Суфия Сафиулла кызы. – Фән Гиниятулла улы савыгуга көйли белә, сабыр гына табибның барлык кушканнарын үтәү кирәклеген  аңлата. Аңа ышанасың, һәм сәламәтлегең какшый башласа, кабул итүгә аңа гына барасы килә.

Суфия Галим кызы педагогик хезмәт ветераны. Авыл мәктәпләрендә ярты гасырдан артык физика һәм математика укыткан. Аңа үз һөнәрендә үзен тапкан, яшь буын өлге алырдай кешеләр булуы бик мөһим. Фән Рәхмәтуллин Бәләбәй районынан, университет тәмамлагач, туган шәһәренә эшкә кайта. Чын профессионаллар аның кебек булырга тиеш, дип саный Суфия Сафиулла кызы.

Галия Ванюшина.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: