Новости
27 Июня 2023, 05:00

Уфада «Башҡортостан» мотоукчылар полкы хәрби әзерлек урынына юлланды

Уфаның Совет мәйданында «Шаймуратов генерал» җыры белән «Башкортстан» мотоукчылар полкы подразделениеләрен хәрби әзерлек үтү урынына озату тантанасы булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада «Башҡортостан» мотоукчылар полкы хәрби әзерлек урынына юлландыУфада «Башҡортостан» мотоукчылар полкы хәрби әзерлек урынына юлланды
Уфада «Башҡортостан» мотоукчылар полкы хәрби әзерлек урынына юлланды

“Хөрмәтле иптәшләр! Бүген штурм ротасы, снайпер ротасы һәм разведа ротасы яугирләре хәрби әзерлек үтәргә юллана. Башкорт ирекле полкының төп подразделеинеләрен формалаштыру тәмамлана.

Бөтен республика исеменнән сезгә кыю һәм уйланылган адымыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Башкортстан подразделениеләре Гази Заһитов, Вафа Әхмәдуллин, Әхәт Әхмәтҗановның исемнәрен йөртә

Бүген сезгә хәрби бурычыгызны лаеклы үтәрсез дип ышанабыз дип әйтергә телибез. Иң мөһиме – туган якка исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Ә без сезне шушы мәйданда каршы алырбыз, барсын да кочакларбыз һәм сезнең белән горурланырбыз. Эшләгез, туганнар”, – диде Радий Хәбиров, яугирләргә мөрәҗәгать  итеп.

Якташларыбыз тантаналы марш белән атлап үтте һәм туганнары, якыннары белән хушлашканнан соң, автобусларга утырып, “Башкортстан” мотоукчылар подлкының хәрби әзерлек урынына юлланды.

Фото: Олег Яровиков

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас