Барлык яңалыклар
Новости
29 июнь 2023, 11:37

Башкортстан башлыгы Русия һәм Беларусь төбәкләренең ХХ форумын да Уфада үткәрергә тәкъдим итте

Башкортстан Башлыгы чыгышында республиканың барлык халкы өчен Беларусь белән үзара мөнәсәбәтләрнең әһәмиятен билгеләде.

Башкортстан башлыгы Русия һәм Беларусь төбәкләренең ХХ форумын да Уфада үткәрергә тәкъдим итте
Башкортстан башлыгы Русия һәм Беларусь төбәкләренең ХХ форумын да Уфада үткәрергә тәкъдим итте

“Башкортстан зур тышкы икътисади эшчәнлек алып бара. Әмма Беларусь белән мөнәсәбәтләр безнең өчен ик

ътисади проект түгел. Бу – тугандаш белорус халкы белән тирән дуслык, – диде Радий Хәбиров. – Форумда катнашучыларның һәм кунакларның барсына да чын күңелдән рәхмәт белдерәм”.

Республика җитәкчесе киләчәктә Русия һәм Беларусь төбәкләренең ХХ форумын да Уфада үткәрергә тәкъдим итте.

“Башинформ” хәбәр иткәнчә, Русия һәм Беларусь төбәкләре форумы үз эшен 26 июньдә башлады. Аның эшендә илнең төрле төбәкләреннән һәм Белоруссиядан 4800дән күбрәк кунак катнашты. Эшлекле программа чикләрендә ике тугандаш ил арасында 100дән артык килешү төзелде. Шулай ук бай мәдәни программа әзерләнгән иде: форум көннәрендә “Дуслык урамы” милли мәдәниятләр фестивале, ике илнең халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе, өч көнлек “Евразия йөрәге” оупен-эйр узды.

Фото: Федерация Советының матбугат хеҙмәте

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: