Бәләбәй тарихи мәчетенә иртәдән үк яше-карты агылды, кешеләр бер-берләрен мәрхәмәтлек бәйрәме белән котладылар, изге теләкләр теләделәр.
Бина эчендә бик күпләр мәрхүм якыннары рухына догалар укыттылар, тарихи мәчет һәм Аксаковта төзелүче мәчет файдасына сәдакалар салдылар.
Ә корбан чала торган махсус урында кызу эш барды: бу эшнең тәртибен белгән мөселман кардәшләребез ислам дине кушканча корбаннар чалдылар; зур казанда корбан итеннән аш пеште, ихатаның бер урынында озын өстәлләрдә сый табыннары әзерләнде...
Әйткәндәй, бер Аллаһ ризалыгы өчен, аның биргән исәпсез нигъмәтләре өчен шөкерана булып корбан чалдыручылар елдан-ел арта. Быел әлеге мәчеттә генә дә корбан чалдыручылар көндезге сәгать икеләргә инде сиксәннән артып киткән иде.
Сый-хөрмәт, күчтәнәчләр, күңел җылысы, ачык йөз, якты хисләр, изге теләкләр, туганнар белән аралашу, кунакка йөрүләр... Боларның барсы болай да кояшлы, чәчәкле матур җәйге көннең соклангыч бизәкләре булды.
Бу көнне меңнәрчә мөселман кардәшләрнең җирдә тынычлык булсын, кан коелмасын, ир-егетләребез җиңү яулап, исән-имин әйләнеп кайтсыннар дигән теләкләре һичшиксез Раббыбызга барып ирешер дип өметләник.
Район мәчетләрендә дә
Корбан бәйрәме район мәчетләрендә дә, шул исәптән Тузлыкуш, Мәтәүбаш авыллары мәчетләрендә, төзелә генә башлаган Аксаков мәчете янында да, күп кеше катнашлыгында зурлап оештырылды, гает намазлары укылды, корбаннар чалынды, пылаулар пеште, табыннар әзерләнде.
Бу фотолар Мәтәүбаш авылы мәчетеннән.
Бу фотолар Аксаковтан.