

Бу хакта Уфада Русия белән Беларусь төбәкләре форумының тематик секциясендә республикабызның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов белдерде.
“Башинформ” май аенда Башкортстанга тәүге тугыз зубр китерүләре турында хәбәр иткән иде. Аларны Күгәрчен районы “Морадым тарлавыгы” табигать паркы белән чиктәш Ык дәүләт зоология заказнигы биләмәсенә җибәрделәр. Әйткәндәй, зубрларның берсе буаз. Башкортстанда туган беренче зубрга Башкиренок дигән исем бирергә тәкъдим итәләр.
Фото: Башкортстан буенча Россельхознадзорның матбугат хеҙмәте