Барлык яңалыклар
Новости
3 июль 2023, 11:28

Әх, кымызы, кымызы, кымызы да, Бу кымызга ни җитә!

“Глуховская” шифаханәсендә яңа йола барлыкка килде!

Әх, кымызы, кымызы, кымызы да, Бу кымызга ни җитә!
Әх, кымызы, кымызы, кымызы да, Бу кымызга ни җитә!

Узган җомгада 500 тирәсе генә кеше яшәгән зур булмаган яшәү пункты  халкы ике тапкырга диярлек артты, алай гына булса әле. Биредә Бәләбәй җирендә беренче тапкыр Кымыз бәйрәме узды.

Гасторономик фестивальне оештыручы, аңа идея бирүче, шифалы эчемлекне әзерләү традицияләрен саклауның, сәламәт туклануны популярлаштыруның мөһимлеген билгеләүче “Глуховская” шифаханәсе федераль дәүләт бюджет учреждениесе баш табибы Илдус Фархшатов. Билгеле булуынча, төп федераль сәламәтләндерү учреждениесе булган шифаханәдә пациентларны савыктыруның иң мөһим  факторларының  берсе –  борынгы башкорт эчемлеге.

Чарада республиканың Бәләбәй, Дәүләкән, Әлшәй, Чишмә районнарыннан кымыз ясаучылар командалары, районда яшәүчеләр һәм кунаклар, Русияның төрле тарафларыннан монда ял итүчеләр катнаштылар.

Бәйрәмдә катнашучыларны Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев җылы сәламләде. Ул шифаханә хезмәткәрләренә лаеклы наградалар тапшырды.

Бай программада кымыз әзерләү буенча осталык класслары, башкорт милли ризыкларын авыз итү, чын бия кымызын һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе каралган.

Бәйрәм кунаклары саулык эликсерының, ә ул, кем әйтмешли, елгадай акты, лаеклы бәһа да бирделәр, пылау, ат, сыер, сарык итләреннән пешерелгән шулпа белән дә сыйландылар, искиткеч матур концерт та карап хушландылар.

Фестиваль конкурсының жюри  әгъзалары (рәисе – бәйрәмне оештыручы)  җиңүчеләр һәм призерлар итеп җиде кымыз ясау остасын ачыкладылар.

Фотоальбом: https://vk.com/album-37210187_293121519

Светлана Шириня

 

Елена Петрова фотолары.

Әх, кымызы, кымызы, кымызы да, Бу кымызга ни җитә!
Әх, кымызы, кымызы, кымызы да, Бу кымызга ни җитә!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: