Новости
5 Июля 2023, 04:00

Башкортстан Волга буенда юлларның сыйфаты буенча алдынгылар исәбендә

РИА Новости агентлыгы юлларның сыйфаты буенча төбәкләр рейтингын төзегән. Шул мәгълүматларга ярашлы, Башкортстан 17 нче урынны били. Республикада автомобиль  юлларының 65, 8% норматив таләпләргә туры килә. Бу исә Волга буе федераль округында өченче нәтиҗә. Округта беренче һәм икенче урыннарда – Пенза (66,7 %) һәм Ульяновск (65,9%) өлкәләре. Ләкин бу төбәкләрдә автомобиль юлларының тыгызлыгы Башкортстанга караганда күпкә кимрәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан Волга буенда юлларның сыйфаты буенча алдынгылар исәбендәБашкортстан Волга буенда юлларның сыйфаты буенча алдынгылар исәбендә
Башкортстан Волга буенда юлларның сыйфаты буенча алдынгылар исәбендә

Татарстан рейтингта 19 нчы, Волга буе федераль округында 4нче урынны били. Монда юлларның 64,4 % гына нормативларга туры килә. Рейтингта Мәскәү беренче урында (97,6%), исемлекнең азагында – Архангельск өлкәсе (13,3 %). Русия буенча уртача күрсәткеч – 52,6 %.

Фото:«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы архивы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас