Новости
6 Июля 2023, 10:09

МРТ- үзәк Бәләбәйдә беренче пациентларын кабул итә башлады

Аннан бер көн алда яңа медицина диагностика үзәге ачу тантанасы булды, хәзер бәләбәйлеләр һәм күрше районнарда яшәүчеләр заманча хәвефсез, нурландырусыз тикшеренү  үтә алалар. Чарада Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Горденко катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
МРТ- үзәк Бәләбәйдә беренче пациентларын кабул итә башладыМРТ- үзәк Бәләбәйдә беренче пациентларын кабул итә башлады
МРТ- үзәк Бәләбәйдә беренче пациентларын кабул итә башлады

“Империал” җәмгыяте директоры Евгений Федоровның безгә сөйләвенчә,  Toshiba компаниясеннән заманча магнитлы-резонанслы томограф үз классында иң киң туннель диаметрына ия – 74 см. Корылманың куәте – 1,5 Тесла. Электромагнит тавышны киметү өчен томографлы бина “читлек эчендә читлек” принцибы буенча җиһазланган. Эшчәнлек алып баруга лицензияләр алынган. Медперсонал укытылган. Телемедицина ярдәмендә пациентлар  кыска вакыт эчендә Мәскәү табиблары-диагностлары тарафыннан әзерләнгән тикшеренү нәтиҗәләрен алачаклар.

Кунакларга томографның өзеклексез эшен тәэмин итүче системалар, “Медицина регистраторы” һәм рентгенлаборантның автоматлаштырылган эш урыннары күрсәтелде.

Эшкуар муниципалитет башлыгы Азат Сәхәбиевка, баш архитектор Айгөл Ивановага, МРТ-үзәк булдыруда булышкан барлык хезмәтләргә рәхмәт белдерде.

Татьяна Владимировна барсын да әһәмиятле вакыйга – озак көтелгән югары технологиялы медицина үзәге ачылу белән котлады. “Халык безнең эшебезне лаеклы бәһалар”, – диде ул.

Светлана Шириня

Елена Петрова фотолары

МРТ- үзәк Бәләбәйдә беренче пациентларын кабул итә башлады
МРТ- үзәк Бәләбәйдә беренче пациентларын кабул итә башлады
МРТ- үзәк Бәләбәйдә беренче пациентларын кабул итә башлады
МРТ- үзәк Бәләбәйдә беренче пациентларын кабул итә башлады
МРТ- үзәк Бәләбәйдә беренче пациентларын кабул итә башлады
МРТ- үзәк Бәләбәйдә беренче пациентларын кабул итә башлады
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас