“Җәйге лагерьлар мәктәп укучылары ялын оештыруның күпләр файдалана алырлык төре, – дип сөйли Мәгариф идарәлегенең тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү бүлеге төп белгече Наталья Николаева. – Лагерьда балалар җәйге каникулны сәламәтлекләре өчен файдалы итеп уздыралар.
Мәгариф идарәлегендә шулай ук лагерьларда көн саен төрле чаралар – квестлар, спорт эстафеталары, “акыллы” уеннар һ.б. оештыру планлаштырылуын өстәделәр.
Җәйге сменаларның программалары актив ялга булышлык иткән, балаларның иҗади сәләтләрен ачкан төрле спорт, күңел ачу чаралары һәм уеннар белән баетыла.
Балаларга һәрчак тәҗрибәле педагоглар күз-колак булып торалар, һәм алар буш вакытларында кызыклы шөгыльләр белән мәшгуль.
Регина Фәизова әзерләде.