Уфалылар арасында башкала урамында ихлас күңелле һәм оптимистик карашлы водительләрнең берсен очрату яхшыга дигән ырым йөри.
Өч ел элек яман шеш белән чирләгән ханымны онкология үзәгенә китергәч, таксист үзенә хәйриячелек белән шөгыльләнергә сүз биргән.
Башта ул айның соңгы көнендә каты чирле балаларга 10-15 мең сум акча күчереп барган. Ә азактан социаль челтәрдә акча җыю турында язма калдырган, хәзер бу сумма 5,5 миллионга җиткән.
Героебыз төп бәйрәм көннәрендә онкология бүлеге алдында концертлар да оештыра.
Хәзер язылучылар, водительнең баш тартуына карамастан, аңа машина сатып алу өчен акча җыярга булганнар.
Әгәр Эдуард ай саен автомобильне куртымга алган өчен акча түләмәсә, ул балаларга күбрәк ярдәм күрсәтә алыр иде, дип исәпли аның язылучылары.
Башкортстаным/ яңылыклар буенча.