Новости
8 Июля 2023, 05:00

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Тату гаилә – нык гаилә

Добавить в предпочтительные источники Google
8 июль  – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне8 июль  – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Һәр кеше иртәме-соңмы, нәрсә ул бәхет, дип уйлана. Оксана белән Рамил Юлдугуеннар өчен ул яраткан гаилә.

“Бер күрүдән чын ярату булды бу...” – дип искә ала Оксана Юрий кызы ире белән танышуын. Язмышын хәл иткән бу очрашу Чиләбе өлкәсенең Миньяр шәһәре поликлиникасында була. Златоуст медучилищесын тәмамлаганнан соң шунда эшкә урнаша, ә Рамил Нигъмәтҗан улы ялда була, атта йөргәндә егылып кулын сындыра. Ул танышуларының икенче көнендә үк  кияүгә чыгарга кызга тәкъдим ясый, ә  инде бер атнадан бәхетле пар ЗАГСка документлар тапшыра. Оксана иремдә иң мөһимен – хатын-кызга карата йомшак, назлы мөнәсәбәт күрдем, ди. Кыз бөтен гомерен аның белән үткәререгә теләгәнен аңлый. Һәм  ялгышмый – бүген аларның гаиләсе нык һәм тату, алма кебек өч балалары бар.

Рамил Нигъмәтҗан улы тумышы белән Чиләбе өлкәсенең Дербиш авылыннан. Армиядән соң Мәскәү психологик- социаль институтта укыган.

Ә Оксана Юрьевна Бакудан, анда ул әти-әнисе, сеңлесе белән 17 яшькә кадәр яшәгән. Мәктәптән соң медучилищега укырга кергән, бер үк вакытта массажистлар курсларын да тәмамлаган. Әлеге очрашу аларның бөтен гомерен билгели. Туйдан соң яшьләр Надым шәһәренә китәләр. Балаларның тууы гаилә тормышында иң бәхетле мәл дип исәпли алар.

Өлкән кызларына 23 яшь. Ул балачактан шат күңелле, кызыксынучан, актив булып үсә. Музыка мәктәбендә укый, спорт белән мавыга, даими төрле ярышларда катнаша, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Алинаның спортта казанышларын күпсанлы дипломнар, грамоталар дәлилли. 2018 елда Халыкара “Иң яхшы кешеләр” энциклопедиясе чыккан, анда Алинаның да исеме язылган.

Ул мәктәптә җиңел укый. Аннары  Екатеринбург шәһәрендә юридик университетта белем эсти. Кала судында җинаять эшләре буенча әйдәүче белгеч булып хезмәт сала. Хәзер Мәскәүдә эшли.

Икенче кызлары Лия кече яшьтән иҗатка тартыла – кыз рәсем төшерергә бик ярата. Надым шәһәрендә сәнгать мәктәбенең художество бүлегендә укый, Приютта укуын дәвам итә һәм аны отличие белән тәмамлый. Лия пейзажларны да, портретларны да бердәй яхшы төшерә. Кыз шулай ук үзешчән сәнгать белән мавыга: җырларга, биергә һәм шигырь сөйләргә ярата. Киләсе елга Лия мәктәпне тәмамлый, гомерен рәсем сәнгатенә багышларга тели.

Тимур 2012 елда туган. 4 яшьтән Приютта яши. 5 нче сыйныфта укый, аңа мәктәп фәннәре җиңел бирелә. Укудан тыш, “Стимул” мәктәбендә дзюдо белән шөгыльләнә. Команда составында муниципаль һәм республика ярышларында катнашып, призлы урыннар яулаган.

Сүз дә юк, балалар өчен ата игътибары ифрат мөһим. Себердә вахта ысулы белән эшләгәнгә, гаилә башлыгы гаиләсен сагына, көн саен шалтыратып, һәркемнең эшләре белән кызыксынып тора.

Рамил Нигъмәтҗан улы үз үрнәгендә ир кеше нинди булырга тиешлеген күрсәтә. Улы белән алар йорт, хуҗалык  эшләрен алып баралар.

Оксана белән Рамил – менә дигән әни һәм әти. Балалар белән бергә самолет модельләрен ясау, рәсем төшерү, спорт  белән мавыгалар. Тату гаилә туган көннәрне, Яңа ел һ.б.бәйрәмнәрне туганнары белән бергә билгелиләр.  Юлдугуеннар гаиләсе  йортында һәрчак ямьле һәм җылы,  тәмле ризык исе. Биредә елмаеп, кочаклап каршы алалар. Һәрчак мәхәббәт, тынычлык һәм бер-береңә карата ихтирам халәте хөкем сөрә.

Рәмзилә Камеристова

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас