Барлык яңалыклар
Новости
10 июль 2023, 11:03

“Авыл ипотекасы” буенча кредитның күләме 6 миллион сумга кадәр арттырылды

Русия хөкүмәте “Авыл ипотекасы” программасы мөмкинлекләрен киңәйтте. Хәзер программада катнашкан төбәкләрдә яшәүчеләр өчен елына 3% белән кредитның  максималь күләме 3 миллионнан 6 миллион сумга кадәр арттырылды.

“Авыл ипотекасы” буенча кредитның күләме 6 миллион сумга кадәр арттырылды
“Авыл ипотекасы” буенча кредитның күләме 6 миллион сумга кадәр арттырылды

Бу гражданнарга торак пунктларда күпкатлы йорттан фатир сатып алу өчен кредит алырга мөмкинлек бирә. Шулай ук авыл халкы әзер йорт комплектларыннан файдаланып, үз көче белән йорт салырга льготалы ипотека алу мөмкинлегенә ия була.

2023 елда программаны гамәлгә ашыруга федераль бюджетта 19,5 милиард сумнан артык акча каралган.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: