

Янгын Азнагол (7 км) һәм Катарыш (5 км) авыллары юнәлешенә – каршы якка тарала башлады.
“Янгынны тоткарлап, авылларга таралуына юл куймауга ирешеп булды. Төнлә, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча баш идарәлеге җитәкчелеге карары белән, авылларны саклау өчен Уфадан 34 кеше һәм 4 техника берәмлеге күләмендә аэромобиль группировкасының икенче эшелоны чыкты. Хәлгә бәя бирер өчен пилотсыз авиация системалары кулланыла. Янгынны сүндерүдә шулай ук урман хуҗалыгы министрлыгы, муниципаль район һәм Гадәттән тыш хәлләр бунча дәүләт комитеты төркемнәре катнашалар. Хәлне аерым контрольдә тотабыз, кирәкле барлык чаралар күрелә”, – дип аңлатма бирделәр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.
“Башинформ”/ новости Уфы и Башкортостана.