Барлык яңалыклар
Новости
12 июль 2023, 11:46

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә республикада 235 пар өйләнешкән

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә республикада 235 пар өйләнешкән. Бу хакта республика премьер-министры Андрей Назаров белдерде.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә республикада 235 пар өйләнешкән
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә республикада 235 пар өйләнешкән

“Башинформ” хәбәр иткәнчә, бу бәйрәм Бөредә республика гаилә фестивале белән билгеләнде. Анда Андрей Назаров хәләл җефете Лариса Назарова белән 25 елдан артык бергә тату гомер кичергән һәм балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп үстергән биш парга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды.

“Республикада нык, матур гаиләләр күп. Ел саен шундый 70 медаль тапшырабыз. 2013 елдан Башкортстанда 800гә якын пар җәмәгать наградасы белән бүләкләнде. Яшь гаиләләр алардан үрнәк алырга мөмкин”, – дип язды премьер министр социаль челтәрдә.

Фото: Андрей Назаров/vk.com

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: