

2023 елның алты аенда Бәләбәй районында балалар катнашлыгында ун юл хәрәкәте вакыйгасы теркәлгән, шуның тугызында балигъ булмаганнар төрле дәрәҗәдә имгәнү алганнар.
Балаларның имгәнүләрен анализлау, сәбәпләрнең берсе аларның кайда булуын ата-аналарның күзәтүдә тотмавы икәнен күрсәтә.
Бәләбәй районы буенча ЮХХДИ мәгълүматы буенча, җәйне каникуллар башлану белән оештырылмаган балалар саны үскән, алар катнашлыгында авариялар эшләү хәвефе арткан.
Хокук саклаучылар янә ата-аналарны юл кагыйдәләрен балаларның исләренә төшерергә чакыра. 14 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарга велосипедта юлга чыгу тыела!
Балалар белән электросамокатлар, гироскутлар водительләренең һәм җәяүлеләрнең тәртип кагыйдәләрен кабатлагыз. Хокуклары булмаган килеш транспорт руле артына үзбелдекләре белән утырырга омтылган балаларны ата-аналар контрольдә тотарга тиеш.
Җәйге каникул көннәрендә балаларны аеруча күзәтергә, автомобиль яки мотоцикл ачкычын бирмәскә, йөртү тәҗрибәсе һәм хокукы булмаган килеш аларның скутерларда йөрүен тыярга тиешләр.
Инспекторлар искә төшерә, балигъ булмаган водительгә идарә итү хокукыннан башка мопед, скутер, мотоцикл, автомобиль йөрткән өчен административ җаваплылык каралган. Әгәр балигъ булмаган 16 яшькә җитмәгән икән, аның өчен ата-аналар яки опекуннар җаваплылык йөртә.
Җитди кагыйдә бозулар бәләкәйләреннән башлана. Мәктәп укучылары арасында комендант сәгатен бозучылар да бар. Исегезгә төшерәбез, беренче майдан беренче сентябрьгә кадәр балигъ булмаганнарга ата-аналардан башка 23.00 дән иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр урамда йөрү тыела. 2023 елның беренче яртысында хокук саклау органнары комендант сәгате вакытында балалары урамда булган ата-аналарга сигез протокол төзегән.
Регина Фәзизова материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Автор фотосы.