+2 °С
Болытлы
Red Wings авиакомпаниясы 11 июльдән Sukhoi Superjet 100 самолетында Уфа - Астана маршруты буенча туры рейсларны тергезә.
Башкала аэропортының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, очышлар сишәмбе көннәрдә башкарыла. Юлга сәгать ярым вакыт кирәк. Авиакомпания Уфадан Алматага рейсларны атнасына ике тапкырга кадәр (сишәмбе һәм шимбә) арттырырга планлаштыра.
“Башинформ” буенча.
Фото: Ксения Калинина