Новости
17 Июля 2023, 06:28

Яклау һәм саклау максатында

15 июльдә Самара өлкәсендә хәрби әзерлектәге Бәләбәй егетләре өчен посылкалар белән чираттагы йөк озатылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яклау һәм саклау максатындаЯклау һәм саклау максатында
Яклау һәм саклау максатында

Посылкалар җыюны Бәләбәй шәһәре һәм рйоны ветераннар советы үз өстенә алды.

Хәрби шартларда кирәкле әйберләрне алуга бәйле кыска ялга кайткан контракт хезмәте хәрби хезмәткәре, рота старшинасы Г.Х. кире юлга үзенең йөк машинасын җиһазландырды, ул СВО зонасына шул машинада китәргә уйлый.

“Гуманитар йөкне әзерләүдә эшкуарлар В.А. Григорьев, И.И. Габдрахманов, И.А. Сафин, Г. Н. Хөснетдинова, А. Г. Кудяревцев, Р.Х. Гутник актив катнаштылар. Район хакимиятенең ветераннар оешмасына һәм аның җитәкчесе Наталья Леонидовна Муратхановага аерым рәхмәт сүзләре юллыйм”, – дип хәбәр итте район ветераннар советы җитәкчесе Александр Буйлов.

Фургонга электрокабель һәм генератор, мунча миче һәм буржуйка, суыткыч, фольгоизолон, ягуылк-майлау материаллары һәм су өчен канистрлар, төзелеш эш кораллары, кадаклар, бинокль, рациялар, дарулар һәм медицина эшләнмәләре, азык-төлек һәм гигиена әйберләре, 20 плащ- дождевик һ.б. төялде.

Светлана Шириня материалы буенча.

А. Буйлов фотосы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас