+1 °С
Болытлы
Проект Мостай Кәримнең “Салават. Өн аралаш җиде төш” әсәренә нигезләнеп әзерләнгән. Анда юллар, күзәтү мәйданчыклары, беседкалар, эскәмияләр, яктырту, тамашачылар өчен амфитеатр, Салават Юлаев исеме белән бәйле тематик зоналар бар. Объектның хакы 128 миллион сумга бәһалана. Төп объектларны ел ахырына кадәр тәмамларга ниятләнә. Төзекләндерү, киртәләү, электр уты белән тәэмин итү эшләре 2024 ел язында башкарылачак.
Җәйгә яңа парк кунакларны кабул итә алачак.
“Подряд оешмасы урында әзерлек эшенә тотынды”, – дип хәбәр итте “Янгантау” геопаркы директоры Айрат Галиев.