Табигать һәлакәте була калса, ул бөтен Төркиянең икътисадына зыян салачак, дип күзаллый алар.
Төньяк Анатолий җир ярыгының бер тармагы Мәрмәр диңгезе аша Истанбул ярларында урнашкан. Фаразларга ярашлы, Мәрмәр диңгезендәге җир ярыгы шуыша башлаган очракта коточкыч җир тетрәве булачак. 2030 елга кадәр җир тетрәү ихтималы 50 % тәшкил итә. Нәтиҗә бу төбәктә җир тетрәвенең 2 мең еллык тарихын өйрәнүгә таянып ясалган.
"Мәрмәр диңгезендәге ихтимал булган җир тетрәве берьюлы 25 миллион кеше яшәгән 7 провинциягә кагылачак. Зыянның никадәр зур булуын күз алдына китерүе дә авыр. Истанбулга якын шәһәрләргә дә куркыныч яный, һәлакәт бөтен төбәккә кагылачак һәм ул зур колачлы булачак", - дип кисәтә галим-сейсмолог Халюк Эйидоган.
Әйткәндәй, төрек властьлары Истанбулдагы сейсмологик тотрыксыз биналардан 1,5 млн кешене күчерергә җыенган да инде. 7,5 магнитудалы җир тетрәгән очракта кимендә 90 мең бина җимереләчәк, 4,5 млн. кешегә вакытлы яшәү урыны кирәк булачак, дип исәпләп чыгарган Истанбул мэриясе. Ил җитәкчелеге моның өчен резерв калалар булдыру турында уйлана.
Искә төшерик: быел 6 февральдә илнең көньяк-көнчыгышында 7,7 баллы җир тетрәве булды. Җир тетрәүне илнең 11 провинциясе, хәтта Төркиягә күрше илләр дә, аеруча Сүрия, кичерде. Соңгы мәгълүматлар буенча, 55 меңнән артык кеше һәлак булды.
Фото: tayna24.ru