“Башкортстанда нәтиҗәләр бик яхшы. 2022 елда 63 бинаны файдалануга тапшырдык. Биналарны исәплибез, чөнки мәктәптә берничә корпус булырга мөмкин. Быел 77 бинаны ремонтлыйбыз – һәр җирдә эшләр актив бара. 1 сентябрьгә барсы да әзер булсын өчен август урталарына тәмамларга уйлыйбыз”, – дип билгеләде ул.
Президент программасын гамәлгә ашыру өчен 2023 елда республика федераль бюджеттан барлыгы 3,6 миллиард сум акча алды. Тагын да 0,69 миллиард сумы республика казнасыннан берлектә финансланды.
“300 миллион өстәмә акчаны мәктәп биләмәләрен төзекләндерүгә юнәлттек. Хәвефсезлек мәсьәләләренә дә җитди карадык. 2024-2026 елларга заявка кампаниясе нәтиҗәләрен көтәбез, темпны төшерергә җыенмыйбыз”, – дип йомгак ясады Радий Хәбиров.
Фото:Радий Хәбировның телеграм-каналы