Барлык яңалыклар
Новости
19 июль 2023, 12:00

Башкорстанда табиблар “киндер” эчендәге уенчыкны йоткан 4 яшьлек баланы коткарганнар

Башкортстанда табиблар “киндер” эчендәге уенчыкны йоткан 4 яшьлек баланы коткарганнар. Мәсәгуть үзәк район дәваханәсе мәгълүматларына ярашлы, уенчык кызыл үңәч һәм тын юлы арасында торып калган. Бу баланың гомере һәм саулыгы өчен зур хәвеф белән янаган.

Башкорстанда табиблар “киндер” эчендәге уенчыкны йоткан 4 яшьлек баланы коткарганнар
Башкорстанда табиблар “киндер” эчендәге уенчыкны йоткан 4 яшьлек баланы коткарганнар

“Ашыгыч рәвештә операциягә әзерли башлаганнар, трахеостома куярга җыенганнар...  Ләкин табиб-реаниматолог Илгиз  Мостафинның оста эш итүе сөземтәсендә уенчыкны операциясез алганнар”, – дип белдерделәр медицина учреждениесендә.

Хәзер баланың хәле әйбәт, әле ул табиблар күзәтүе астында.

Фото: Мәсәгуть үзәк район дәваханәсе.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: