Барлык яңалыклар
Новости
19 июль 2023, 13:00

Башкортстаннан пенсионер әби үз автомобилен махсус хәрби операциядәге солдатларга биргән

Дәүләкән районының Курманкай авылында яшәүче Фәһимә Солтанова үзенең УАЗ “Буханка” автомобилен махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга биргән.

Башкортстаннан пенсионер әби үз автомобилен махсус хәрби операциядәге солдатларга биргән
Башкортстаннан пенсионер әби үз автомобилен махсус хәрби операциядәге солдатларга биргән

“Мин үзем сугыш чоры баласы, ачлыкны да, ялангычлыкны да кичердем. Хәзер безнең бар нәрсәбез бар, балаларның үз автомобильләре, кирәк икән, ярдәм итәрләр, ә безнең автомобиль анда кирәгрәк. Шуңа күрә аны ярдәм буларак озатырга булдык”, – ди Фәһимә апа “Дәүләкән ТВ” телеканалына.

Курманкай авыл советы башлыгы сүзләренчә, машинаны аларның, ягъни урындагы егетләр хезмәт иткән подразделениегә биргәннәр.

Бу Дәүләкән районында яшәүчеләрнең бердәнбер ярдәме түгел. “Асылыкүл” газетасы яугирләргә  даими ярдәм күрсәтү турында язып тора.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: