Барлык яңалыклар
Новости
19 июль 2023, 14:00

Укучы җәе

 “Шатлык”та тормыш шатлыклы. Бәләбәй татар гимназиясендә  көндезге “Шатлык” лагереның икенче сменасында тормыш файдалы һәм күңелле үтә.

Укучы җәе
Укучы җәе

Әйтик,  бер көнне гимназия бинасыннан  балаларны эвакуацияләү  буенча күнекмә уздырылды. Чара гадәттән тыш хәл була калганда, әлеге очракта янгын чыкканда, балаларның һәм персоналның практик күнекмәләрен шомартуны күз уңында тотты. Аның барышында гимназиядән бөтен балаларны һәм хезмәткәрләрне чыгару таләп ителгән очракта тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр һәм  гимназия хакимиятенең ничек эш итүе тикшерелде һәм ул уңышлы башкарылды.

Уку эвакуациясе –  мәгариф учреждениесендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча чаралар системасында бик мөһим, җаваплы һәм катлаулы чараларның берсе ул.  Мондый уку күнекмәсе уздыруның төп максаты –  укыту учреждениесенең янгын очрагына балалар һәм хезмәткәрләр гомерен хәвеф астына куймыйча гимназия бинасыннан чыгаруга әзерлеген бар яклап тикшерү.

Өлкәннәр һәм балаларның күнекмәләрен яхшылап шомартканда, күрелүче чараларга төгәл юнәлеш биргәндә, теләсә нинди гадәттән тыш хәл сөземтәләреннән сакланырга мөмкин.

***

Яраткан уенчыклар көне аеруча күңелле, чагу булды. Уенчыклардан башка күңелле балачакны күз алдына да китереп булмый!

Уенчык – баланың тормыш  юлдашы, шатлык чыганагы! Ул уйнау материалы, әйбере генә түгел, ә иптәш, якын дус, талисман... Бу көнне балалар уенчыклары белән килделәр. Яраткан уенчыклар көне балаларга әйтеп бетергесез хис-тойгылар бүләк итте.

 

Укучы җәе
Укучы җәе
Укучы җәе
Укучы җәе
Укучы җәе
Автор:Зәйфә Салихова.
Читайте нас: