

Әнә шул сагынуларны басар, хатирәләрне яңартып, кыңгыраулы мәктәп елларына бергә кайтып килер өчен узган шимбәдә Мәтәүбаш авыл мәктәбен 1979 елда тәмамлаган укучылар – хәзер инде җиденче дистәне ваклый башлаган хаклы ялдагы абыйлар һәм апалар – сыйныфташлар туган авылларына очрашуга кошлар сыман очып кайттылар. Әйе, мәктәпне тәмамлауларына 47 ел булып киткән икән шул. Кочаклашып күрешүләрдән башланган очрашу ихлас күңел бәйрәменә әйләнде.
Укытучылары Еркеева Габидә Хәмдетдин кызы белән үзләрен укыткан укытучыларны, класс җитәкчеләре Фәннүр Хөснетдиновны искә алдылар, мәктәп тормышыннан мәрәкә хәлләрне сөйләп көлештеләр. Кызганычка каршы, үз балаларыдай күреп, йөрәкләрен биреп укыткан укытучыларның инде күбесе бакыйлыкта. Урыннары оҗмахта булсын.
Сыйныфташлар алдан сөйләшеп әзерләгән акчалата бүләкләрен мәчеткә тапшырдылар, авылның “Дан” паркында булып, яуда ятып калган, исән кайтып та инде мәрхүм авылдашларны искә алдылар.
Аннары авыл зиратына юл тоттылар, вакытсыз арадан киткән сыйныфташлары педагогика фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт аграр университетының философия, социология һәм педагогика кафедрасы доценты Мөхәмәдиев Илгиз Гәрдән улының , шулай ук классташлары Роберт Әхмәтҗанов, Мирсәит Шәймөхәмәтовның, әти-әниләренең, авылдашларының каберләрен зиярәт иттеләр, чәчкәләр салдылар.
Очрашуның икенче өлеше табигать кочагында, Чашкы елга буенда дәвам итте. Мул сыйлы табын артында янә күңелле һәм моңсу хатирләр яңарды, шатлык-сөенечләр, уңышлар, тормыш әхвәлләре белән уртаклашулар, гармунга кушылып җырлар җырлау... Ихласлык, бергәлек сөенече һәркемне бәхетле итте.
Әйткәндәй, бу класстан чыккан кызлар һәм егетләр илебезнең, республиканың төрле тарафларында төрле өлкәләрдә намуслы эшләделәр. Араларында медицина өлкәсендә хезмәт куйган медсестралар да, укытучылар да бар. Венера Гыймазова – скрипкачы, ә Илдар Хөснетдинов хаклы ялга киткәнче районыбызның Пахарь авылында крестьян- фермер хуҗалыгы җитәкчесе булды. Очрашуга бу юлы кайта алмаган шагыйрь, исеме республикада гына түгел, Татарстанда да яхшы билгеле Мөнир Вафин да шушы класстан.
– Тормыш мәшәкате бетәрлек түгел, ярый әле очраштык, ун елга яшәреп киткәндәй булдык. Очрашуны оештыру өчен алдан йөргән классташларга рәхмәт, – ди бар гомерен медицина өлкәсенә багышлаган, хаклы ялга чыкканчы Бәләбәй районының Максимгорький токымчылык заводы үзәк усадьбасы авыл дәваханәсендә (бүгенге көндә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны стационар социаль хезмәтләндерү бүлекчәсе) медсестра булып эшләгән Рима Гыйззәтуллина, ватсап аша фикерләшкән сыйныфташ кызларының, хәзер инде картәниләрнең, фикерләрен җиткереп.
Бер очрашу – үзе бер гомер. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын!