Барлык яңалыклар
Новости
24 июль 2023, 12:00

Ышанмагыз, акчагызны югалтуыгыз бар!

Мондый очракларда сезне алдарга телиләр…

Ышанмагыз, акчагызны югалтуыгыз бар!
Ышанмагыз, акчагызны югалтуыгыз бар!

1.Сезгә туганыгыз исеменнән таныш булмаган телефоннан шылтыратып, юл-транспорт фаҗигасендә йә булмаса башка очракта кешегә зыян китерүе турында хәбәр итәләр. Җинаять эшеннән качар өчен зыян күрүченең туганнарына акча бирергә кирәклеген сөйлиләр.

  1. Сайт аша товарлар сату/сатып алу. Әгәр товарның хакы үтә арзан булса – шикләнергә урын бар. Шулай ук сатып алучы товарны күрмичә алырга җыенса, һәм банк картасы буенча мәгълүмат сораса – сак булыгыз.

3.Олы яшьтәгеләргә еш кына ялган смс-хәбәрләр килә. Мәсәлән, автомобиль отуы, йә карталарга блок куелуы турында һәм башкалар. Бу очракларда сылтанмалар аша күчмәү мөһим.

4.Банктан шылтырату. Мутлашучылар сезнең картадагы акчага куркыныч янавын хәбәр итеп, реквизитлар һәм пароль сорый. Әгәр мәгълүматны бирсәгез, сезнең акчагыз югала.

Шундый осчракларда сак булуыгыз сорала. Шулай ук таныш булмаган телефоннан шылтыратуны алмаска, шикле сылтанмалар аша күчмәскә, карта мәгълүматларын беркемгә дә бирмәскә киңәш ителә.

Фото: 02.мвд.рф

Ышанмагыз, акчагызны югалтуыгыз бар!
Ышанмагыз, акчагызны югалтуыгыз бар!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: