Барлык яңалыклар
Новости
25 июль 2023, 10:52

Башкортстан илдә торак төзелеше буенча сигезенче урынны били

2023 елның тәүге ярты еллыгы йомгаклары буенча Башкортстан торак төзү җәһәтеннән Русиядә – сигезенче, Волга буе федераль округында икенче урынны били,  дип билгеләде республика җитәкчесе Радий Хәбиров хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә.

Башкортстан илдә торак төзелеше буенча сигезенче урынны били
Башкортстан илдә торак төзелеше буенча сигезенче урынны били

Быел алты айда республикада гомум мәйданы 1571, 4 мең квадрат метрлык 20,1 мең фатир файдалануга тапшырылган. Бу узган елдагыга караганда 5,6 процентка күбрәк.

“Былтыр республика тарихында гомердә булмаганча өч миллион квадрат метр торак төзелгән. Шушы күрсәткечкә өлгәшкәч, безнең өчен өч миллион – хәл ителгән мәсьәлә, хәзер алга гына барабыз”, – дип белдерде Радий Хәбиров.

Фото: Олег Яровиков, архив фотосы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: