+4 °С
Болытлы
18 606 малай һәм 17 604 кыз дөньяга килгән. Шул ук вакытта сабыйлар үлеме 25 %ка кимегән. Үлем-китемнең гомум күрсәткече 26,5 % ка түбәнәйгән.
Башкортстанстат мәгълүматлары буенча, Бәләбәй районында 2022 елда 678 бала туган: 343 кыз һәм 335 малай.
БР сәламәтлек сагы министры Айрат Рәхмәтуллинның әйтүенә караганда, төбәктә көтелгән гомер озайлылыгы да үскән. Күрсәткечләр 73,29 яшькә җиткән. Сәламәтлекне саулауга диспансеризацияның әһәмиятле өлеш кертүен билгеләде ул.