Барлык яңалыклар
Новости
27 июль 2023, 11:31

Басулар “алтыны” өлгерде

Муниципаль район хуҗалыклары уңышны урып-җыюга төштеләр.

Басулар “алтыны” өлгерде
Басулар “алтыны” өлгерде

Беренчеләрдән булып “Северная Нива Башкирия” җәмгыяте эш башлады. Басу буйлап берсе артыннан икенчесе алты комбайн бара, һавада тузан, икмәк исе, ә алтын-сары кырлар күз алдында бушап кала.

Быелгы ел аграрийлар өчен гадәти булмады, шуңа карамастан, холдинг эшчәннәре яхшы гына уңыш үстерә алды. Моны комбай бункерларының тиз арада тулуыннан, ә “КамАЗ” автомобильләренең бер-бер артлы бортлары туп-тулы килеш Приют элеваторына юл алуларыннан да күреп була.

 – Уракка ныклап әзерләндек, – дип сөйли җәмгыять директоры Николай Лукерин. – Бөтен техника дәүләт техтикшерүен уңышлы үтте. Ягулык белән җитәрлек тәэмин ителгәнбез.

Барлык урып-җыю чылбыры басуларда төгәл эши, бөтен участокларда тәҗрибәле, ышанычлы механизаторлар һәм водительләр – Борис Марков, Алексей Павлов, Анатолий Егоров, Константин Иванов, Ринат Гафаров, Евгений Костюченко һ.б. Җитәкчелек хезмәткәрләрне тукландыру турында да хәстәрлек күрде – төшке һәм кичке ашлар бушка дияргә була.

Николай Петровичның әйтүенә караганда, быел 2800 гектар мәйданда уҗым бодаен, 1000 – арпа, 500 – каты сабан бодае, 1400 – ясмык, 700 гектар –  җитен һәм 2600 гектарда көнбагышны җыеп аласы була.

Хуҗалыкта урып-җыю эшләрен уңышлы алып бару өчен барлык шартлар тудырылган. Бары тик көннәр генә аяз тора күрсен, күп нәрсә шуннан да тора ич.

Шушы көннәрдә К. Иванов исемендәге кооперативта да уҗым арышын җыялар. В.В. Якушинның индивидуаль предприятиесендә, “СП Усень” җәмгыятендә уҗым бодаен уралар. А. Гришанинның, В. Соловьевның, В. Шипицынның  крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм К. Иванов исемендәге кооперативта күпьеллык үләннәрне орлыкка чабалар.

Районда күптән түгел шәп кенә яңгырлар явып үтте, дымлылык югары, ә бу хуҗалыкларга актив рәвештә уракка төшү мөмкинлеге бирми. Җир кибү белән калган хуҗалыклар да басуларга чыгачак.

Зөлфия Гарифуллина.

Елена Петрова фотолары.

Басулар “алтыны” өлгерде
Басулар “алтыны” өлгерде
Басулар “алтыны” өлгерде
Басулар “алтыны” өлгерде
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: