Барлык яңалыклар
Новости
28 июль 2023, 13:00

Радий Хәбиров Уфа укучысын республика хөкүмәтенә эшкә чакырган

Цюрихта 55 нче халыкара химия олимпиадасына йомгак ясалды. Башкортстан укучысы Вадим Харисов җыелма команда составында халыкара химия олимпиадасында алтын медаль яулады.

Радий Хәбиров Уфа укучысын республика хөкүмәтенә эшкә чакырган
Радий Хәбиров Уфа укучысын республика хөкүмәтенә эшкә чакырган

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең телеграм-каналында Уфадан 11 нче класс укучысын югары уку йортын тәмамлаганнан соң республика хөкүмәтенә эшкә чакырырга әзер булуын билгеләде.

“Безнең командага шундый башлы егетләр кирәк. Вадим республика инженер лицей-интернатында укый. Әйткәндәй, быел майда ул Казахстанда химия буенча Менделеев олимпиадасында җиңү яулаган иде. Ә хәзер яңа җиңү – нинди бит әле! Вадим Харисовны, аның остазын, химия буенча баш тренер Айнур Гомәровны шундый югары нәтиҗәгә ирешүләре белән котлыйм! Безнең Башкортстан, Русия мәктәбе – чыннан да дөньяда иң көчлеләрнең берсе. Ә безнең яшьләр – иң сәләтлесе”, – дип язды республика җитәкчесе.

Фото:Радий Хәбиров, Telegram

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: